Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә МХО ветераннары һәм иҗтимагый оешмалар белән очрашу узды

28 июльдә «Нур» яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең координацион советы катнашында эшлекле очрашу булды.

Фикер алышуда җирле үзидарә органнары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, волонтерлык берләшмәләре вәкилләре һәм МХО катнашучылары катнашты.

Игътибар ветераннарга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру мәсьәләләренә бирелде. Очрашуда катнашучылар актуаль проблемалар турында фикер алыштылар һәм аларны хәл итүдә уртак алымнар эшләделәр.

Моннан тыш, утырыш барышында МХО ветераннары ассоциациясенең җирле бүлеге рәисе һәм идарә әгъзалары сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса