Әлмәттә «Күрше» конкурсы кысаларында балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү бәйрәме узды
Проектның максаты-уен һәм интерактив формада Әлмәт укучыларын кирәкле һөнәрләр белән таныштыру һәм булачак белгечлекне сайлауда беренче адымнарын ясарга ярдәм итү.
🏠 Әлмәттә "Күрше" конкурсы кысаларында балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү бәйрәме узды
Тукай урамындагы 27 нче йорт ишегалдында балалар һәм яшүсмерләр өчен интерактив һөнәри юнәлеш бирү бәйрәме — интенсив «Киләчәкне сайлау» узды. Чара «Күрше» ишегалды вакыйгалары конкурсы һәм «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Россия студент отрядларының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.
Проектның максаты-уен һәм интерактив формада Әлмәт укучыларын кирәкле һөнәрләр белән таныштыру һәм булачак белгечлекне сайлауда беренче адымнарын ясарга ярдәм итү.
ТР көньяк-көнчыгыш студентлар отрядлары мәйданчыгында тематик зоналарның тулы бер челтәре эшләде, анда һәркем үзен төрле юнәлешләрдә сынап карый алды. Катнашучыларга отрядларның төзелеш, педагогик, медицина һәм башка юнәлешләре турында сөйләделәр. Укучылар җәйге хезмәт сменалары, катнашу шартлары һәм карьера перспективалары турында белделәр. Теләүчеләр анкета тутыра һәм отрядларга ничек кушылу турында мәгълүмат ала алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia