Әлмәттә Киров урамын ябалар
Машина йөртүчеләргә маршрутны алдан планлаштырырга киңәш итәләр.
Әлмәттә Киров урамын 30 июльдән ябалар. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чикләү юлны капиталь ремонтлау белән бәйле.

Радищев урамыннан Риза Фәхретдин урамына кадәр юлны үтеп булмаячак.
Бу территорияләрне Ленин һәм Лермонтов урамнары буйлап узарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia