Катнашучыларны җыю һәм колоннаны төзү 10:00 сәгатькә билгеләнгән.
Әлмәт хәрби-диңгез флотының 330 еллыгын "Мәңгелек ут" янында митинг белән билгеләп үтәчәк
Катнашучыларны җыю һәм колоннаны төзү 10:00 сәгатькә билгеләнгән.
Әлмәттә 26 июльдә «Мәңгелек ут» янында хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан митинг булачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Бу көнне Россия Петр I нең даими флот төзү турындагы Указының 330 еллыгын билгеләп үтә.
Катнашучыларны җыю һәм колоннаны төзү шәһәр паркында Адмирал Кузнецов бюсты янында 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Әлмәтлеләр һәлак булган диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә ала һәм мемориалга чәчәкләр сала алачак.
Оештыручылар барлык шәһәр халкын килергә һәм илебезнең диңгез чикләрен саклаучыларга хөрмәт күрсәтергә чакыра.