Әлмәт районында тимер юл кичүендә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Җәмгыять

Әлмәт районында тимер юл кичүендә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Автотранспорт хәрәкәте бер полосы буенча башкарылачак.

Әлмәт районында тимер юл кичүендә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк


20 июльдән 21 июльгә каршы төндә Р-239 трассасы тимер юл кичүендә хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

244 км «Казан — Оренбург» Р-239 трассасында урнашкан Колшәрип-Әлмәт кисеменең 5 нче пк 74 км тимер юл кичүендә тимер юл инфраструктурасының куркынычсызлыгын һәм тиешенчә эшләвен тәэмин итү максатларында (координатлары 54.887559, 52.147687) агымдагы ремонт — УЗП җайланмаларын алыштыру һәм юл өслегенә асфальт салу эшләре башкарылачак. Эшләрне Круглое поле юл дистанциясе хезмәткәрләре һәм подряд оешмасы башкарачак. Эшләр 20 июльдә 22:00 сәгатьтән 21 июльдә 6:00 сәгатькә кадәр барачак.

Әлеге эшләр башкарылу сәбәпле, әлеге кичүдә автотранспорт хәрәкәте кыенлашачак, бер полоса буенча башкарылачак.