Махсус хәрби операциядә катнашкан әлмәтлеләр«Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының финалында чыгыш ясадыы
Масштаблы вакыйга Россиянең 86 төбәгеннән 800дән артык конкурсантны берләштерде.
Махсус хәрби операциядә катнашкан әлмәтлеләр«Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының финалында чыгыш ясады
Казанда ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының тантаналы финалы узды. Масштаблы вакыйга Россиянең 86 төбәгеннән 800дән артык конкурсантны берләштерде. Ярышларда катнашучылар төрле һөнәри компетенцияләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, үсешкә омтылу һәм Ватанга файда китерү теләге аларның тыныч тормышында төп юнәлеш булып калуын исбатладылар.
мондый масштаблы ярышлар «Россия спорты» программасы һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты кысаларында үткәрелә.
Әлмәт муниципаль районыннан чемпионатта дүрт ветеран лаеклы чыгыш ясады. Якташларыбыз дүрт юнәлештә һөнәри осталыкларын күрсәттеләр: автомобиль йөртү, эретеп ябыштыру технологияләре, слесарьлык эше, шулай ук электр җиһазларын җыю һәм сүтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia