Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

«Ветеран» реабилитация үзәгендә үз эшләрен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы белгечләр эшли. Венера Зәки кызы Гарифуллина шундый шәхесләрнең берсе

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләүче, аларны тернәкләндерүгә үз өлешләрен кертүче хезмәткәрләр һәркемдә соклану уята. «Ветеран» реабилитация үзәгендә нәкъ менә шундый изге җанлы, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы шәхесләр хезмәт куя.

Бүгенге язмабыз «Ветеран» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Венера Зәки кызы Гарифуллина турында. Үзенең 13 ел дәвамында алып барган фидакарь эшчәнлеге белән тернәкләнүчеләрнең һәм коллегаларының хөр-мәтен казанган әлеге шәхес балачактан ук тәрбияче булырга хыялланган. 

– Әлмәттә туып үстем. Кечкенәдән үк кул эшләре, рәсем ясау белән мавыктым. Иҗат мәктәбендә дә укыдым. Чистай педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Чаллы педагогия институтында укыдым. Мәктәпкәчә белем бирү педагогы һәм психолог белгечлеген алдым. Аннан инде логопед белгечлеген дә үзләштердем. Хезмәт юлын балалар бакчасында эшләүдән башладым. Анда бит инде үзегез беләсез, балалар белән төрле эшләнмәләр, рәсемнәр ясарга туры килә. Тормыш иптәшем (хәзер ул инде мәрхүм) белән ике кыз үстердек – алар да кул эшләренә бик оста. «Ветеран» реабилитация үзәгенә мин 2013 елда килдем. Әлбәттә, баштарак икеләнеп тә калган кебек булдым. Аннан соң инде тернәкләнүчеләр белән тыгыз элемтәдә эшли башлагач, бар да җайга салынды.

 

Беләсезме, минем хезмәтем кул моторикасы күнекмәләренә өйрәтү генә түгел бит әле ул, аларның эчке дөньясын да аңлау, күңелләрен күтәрү, аларны бергә туплау. Күмәк эш барышында болар барысы да ачык чагыла. Алай гына да түгел, хәзер без тернәкләнүчеләр белән «Абилимпикс» ярышларында да катнашабыз, урыннар яулыйбыз. Чаллыда, Лениногорскида, Арчада, Казанда үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштык. Әле менә Казанда үткәрелгән ярышта Розалия Лукманова беренче урынны, ә Вера Патина өченче урынны яуладылар. Икесе дә бик оста итеп күлмәк тектеләр. Җиңүчеләрнең икесе дә минем дәресләр вакытында таныштылар, хәзер инде алар аерлгысыз дуслар, хәтта концертларда да бергә чыгыш ясыйлар. Тормышларында төрлесен күргән, шуңа да эчләре ачу белән тулган кешеләр дә безнең үзәккә килеп, тернәкләнү узгач, бөтенләй үзгәреп, икенче төрле характерлы булып китәләр. Аннан соң монда килүне үзләре үк зарыгып көтеп алалар, килгәч, шалыклары белән уртаклашалар. Бу безнең өчен, әлбәттә, иң зур нәтиҗә, иң кадерле бүләк. МХО да катнашучылар да кул эшләре белән шөгыльләнергә бик яратып йөриләр. Ка-бинетымның ишеге гел ачык – тернәкләнүчеләр рәхәтләнеп шөгыльләнә алалар. Тегәбез, чигәбез, бәйлибез, эшләнмәләр ясыйбыз. Дәресләремә йөрүчеләр балаларым кебек якын миңа, аларның хәлен җиңеләйтү өчен бар күнекмәләремне, һөнәри осталыгымны эшкә җигәм, –дип сөйләде Венера Зәки кызы үзенең эшчәнлеге турында.

Кул остасының үз хезмәтенә бирелгәнлеген тернәк-ләнүчеләр үзләре дә югары бәяли. Иҗат остаханәсенең ишеге әңгәмә барышында да ябылып тормады – инде иртәдән үк биредә энәләр кадап куя торган эшләпәләр ясарга керешкәннәр иде.

– Физик мөмкинлекләре чик-ләнгәннәр – ир-атлар да, хатын-кызлар да бик талантлы. Араларында хәтта модульле оригами белән мавыгучылар бар.  Чигү, тегү турында әйтеп тә торган юк. Шәхсән мин үзем дә заман белән бергә атларга тырышам, яңа ысулларны эшемдә кулланам. Өйдә булганда инде пешеренергә бик яратам, тортларга кадәр ясыйм. Гомумән, хатын-кызлар кул эшләрен белергә тиеш дип саныйм. Белмисең икән, өйрән. Хәзер мөмкинлекләр җитәрлек, – дип тәмамлады сүзен Венера Гарифуллина.

«Ветеран» үзәгенең талантлы белгеченә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, алдагы эшчәнлегендә уңышлар теләп калабыз. Игелекле хезмәтегезнең рәхәтен күреп, озак еллар шулай матур итеп эшләргә язсын сезгә.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса