Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында этләрне теркәү һәм чиплау буенча эш алып барыла

2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда йорт хайваннарын тотуга карата яңа таләпләр гамәлгә керде.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, өч айга җиткән этләрнең барлык хуҗалары үз хайваннарын теркәргә һәм чипларга тиеш. Бу таләп барлык йорт этләренә, аларның зурлыгына һәм токымына карамастан, кагыла.

Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе  башлыгы Реваль Мөхәммәтҗанов хәбәр иткәнчә, ел башыннан районның авыл җирлекләрендә хуҗалык этләрен теркәү һәм маркировкалау буенча мобиль бригадалар йөри. Хәзерге вакытта белгечләр 160 тан артык этне теркәгән инде. Хайванны теркәү бәясе 100 сум тәшкил итә, ә чиплау — 120 сум. Теркәлү процессы терлекне ветеринар тикшерүне, микрочип урнаштыруны һәм тиешле документларны рәсмиләштерүне үз эченә ала.

Хайван һәм аның хуҗасы турындагы барлык мәгълүмат федераль мәгълүмат базасына кертеләчәк. Процедураны үткәрү өчен хуҗаларга документлар әзерләргә кирәк: прописка турында тамгалы паспорт, ИНН һәм этнең ветеринария паспорты. Әгәр ветеринария паспорты булмаса, аны шунда ук рәсмиләштерергә мөмкин. Эт хуҗаларына Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез: Геофизик ур., 15 б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса