Безгә 35 яшь!
Яңа 2025 елның беренче гыйнварында «Әлмәт таңнары» газетасы чыга башлауга утыз биш ел тулды.
Әлмәт муниципаль районы җирлегендә чыгып килүче газета-журналлар арасында аның үз тоткан урыны, роле, үз йөзе, үзенә генә хас теле, үз укучылары бар. Газетабыз төбәктә яшәүчеләрне җирле яңалыклар, республика вакыйгалары, ил-көн хәбәрләре белән таныштырып бара, төрле вакыйгаларга бәя бирә, үз карашын белдерә, шәһәрдә, авылларда булган проблемаларны күтәрә. Ул милләтебез, телебез язмышына караган мәкаләләр белән дә чыгыш ясый.
Газетабызның һәр санында үзенең эш-гамәле, тормышка актив позициясе, гыйбрәтле язмышы белән укучыларыбызга үрнәк булырлык, гыйбрәт алырлык райондашларыбыз белән таныштырып барабыз. Районда, авылларда булган һәр яңалыкны, матур башлангычны яктыртабыз. Кирәк урында «чеметеп» алырга да яратабыз.
Утыз биш ел эчендә күп үзгәрешләр булды. Үткен каләмле публицист, язучы Әсгать абый Салахов мөстәкыйльлек «дулкынында» газетабызны башлап җибәрүче иде. Ул бөтен барлыгы белән милләт, татар теле өчен янып яшәгән, эшләгән шәхес булды. Алга таба аның эшен Гөлгенә Әхәт кызы Кәримова дәвам итте. Газета башланган чорындагы юнәлешен саклады. Матди базаны ныгытуга, газетаның эчтәлеген баетуга игътибар бирелде. Заманча карашлы Гөлназ Әгъләметдин кызы Гыйззәтуллина газетага яңа сулыш өрде. Яшьләр тормышы, алдыңгы технологияләрне гамәлдә куллану кебек көнүзәк темалар калкып чыкты.
Ә безнең чорга исә Ватан, Туган ил, каһарманлык, бердәмлек, тынычлык кебек, кыйммәтен югалтырга тиеш булмаган тема әйләнеп кайтты. Илебез тынычлыгы, батырлык, аерылу, үлем ачысы һәм барысын да Җиңү теләге. Бабаларыбыз яулап алган тынычлыкны саклау, шул хезмәттә батырларча көрәшүче ир-егетләребез, аларның язмышы, тәрбияләп үстергән әти-әниләре, гаиләләре, аларга күрсәтелгән гуманитар ярдәм турында һәрдаим язып торабыз. Барыбыз бердәм булганды, һичшиксез, авырлыклар артка чигенер.
Вакыт тәгәрмәче туктап тормый. Безне «Әлмәт таңнары» газетасы үз кыйбласына тугры калып, сезнең белән бергә атлый. Уртак бәйрәмебез белән сезне, кадерле укучыларыбыз, газетабызны даими алдырып баручыларыбыз!
Рәфкать Шаһиев
Ләйсән Кәшфи
«Әлмәт таңнары»на
Син Әлмәтнең милли рухы булып,
Өмет нуры булып кабындың.
Син – бүген дә якты, ышанычы,
Үз милләтен сөйгән халыкның.
Фәхреддиннәр куйган зур мираска
Энҗеләрен өстәп һәр таңның,
Көньк-көнчыгыштан яктыртасың
Татар илен – безнең Ватанны.
Милләтемнең барыр юлларына
Вакыт җиле куйса киртәләр,
«Әлмәт таңнары»ның нуры балкый
Һәм яктырып китә иртәләр.
Илһамлының иҗат мәйданы син,
Каләмленең акыл көзгесе.
Синдә – язмаларның фәһемлесе,
Синдә – ниятләрнең изгесе.
Сукмагыңа синең чык төшерми
Бө төбәкнең тынмас җаннары.
Өмет нуры сибеп килер көнгә
Мәңге яктыр «Әлмәт таңнары»!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа