Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән балалар хирургы Лисичанскка китә

Ул балаларны дәвалауда ярдәм итәчәк, шундагы җирле медицина персоналын да укытачак.

Әлмәттән балалар хирургы Кирилл Булатов гуманитар миссия белән Лисичанскка юл тотачак. Бу карарны перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең балалар хирургиясе бүлеге мөдире кабул итте.

Лисичанскта бүген 2 меңгә якын бала яши, ә белгечләр җитми.

"Күкрәк баласымы яки яшүсмерме, кем икәне роль уйный алмый. Барысына да ярдәм итәргә кирәк: балалар - безнең киләчәгебез", - дип үз фикерләре белән уртаклашты Кирилл Булатов.

Табиб Лисичанскта бер ай үткәрергә уйлый, аннары анда кабат әйләнеп кайтачак. Кирилл Булатов балаларга гына түгел, шандагы эшне системалы рәвештә оештырырга ярдәм итәчәк. Аның планнары шул исәптән җирле медицина персоналын укыту.

Гуманитар колоннаны озатып йөрүче «Ярдәм янәшә! Ярдәм якын!" Тимур Сафин шулай ук системалы ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.

«Бу колонна кысаларында минем бурычым, иптәшем хирургны билгеләнгән урынга кадәр озатудан тыш, Лисичанскида медицина учреждениеләреннән балалар белән дәвалану белән бәйле даруларга һәм аппаратурага ихтыяҗларны ачыклау. Шуннан соң кирәкле әйберләрне адреслы җыяячакбыз», - дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса