Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле булсын картлык

Ел саен октябрьнең беренче ун көне өлкәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә.

Быел да ул бик матур, җылы һәм оешкан төстә узды. Ветераннарны котладылар, өйләренә барып бүләкләр тапшырдылар.

Олыгайган көнеңдә үз гаиләңдә, балаларың тәрбия-сендә, кадер-хөрмәттә яшәү-дән дә зур бәхет юктыр ул. Сәламәтлегең какшаса да, үзең белән бер яшьтә булган дус-ишләрең, танышларың белән аралашып, бер дулкында гомер кичерә алу үзенә күрә бер рәхәт.

Әлмәт җирлегендә генә дә кырык меңнән артык пенсионер яши. Шуларның 11е - бер гасырдан артык гомер кичерүчеләр, 95 яшьтән алып 100 яшькә кадәр булганнары исә 113 кеше, 700 дән артык кеше 90-95 яшьлек.

Өлкәннәрнең күпчелеге актив тормыш алып бара. Алар яшьләргә патриотик тәрбия бирү өстендә дә эшлиләр. «Актив озын гомер» программасы кысаларында төрле сәламәтләндерү чаралары оештырыла, 13 клуб эшли. Ветераннар советы гомер көзләренә кергәннәрнең тормышларын кызыклы итү өчен бар мөмкинлекләрне дә эшкә җигә. Бер генә бәйрәм чарасы да ветераннар чыгышыннан башка узмый.

«Ветеран» инвалидларны социаль-реабилитацияләү үзәге дә әлмәтлеләргә тормышларын җанландырып җибәрү өчен  төрле чаралар кулланырга тырыша.

- Тормыш мәшәкатьләренә баштанаяк чумган абый-апалар өчен бераз ял итеп алу, сәламәтлекләрен ныгыту урыны да бит ул безнең үзәк. Биредә эшләүче белгечләр үзәккә килгән һәрбер кешегә махсус реабилитация чаралары сайлап бирәләр. Шул рәвешле өлкәннәргә массаж, дәвалау физкультурасы, физиотерапия, галокамера, озокерит-парафин белән дәвалау, гирудотерапия, озонотерапия билгеләнә. Процедуралар кабинеты да эшли. Моннан тыш төрле тренажерларда да шөгыльләнергә була. Олы яшькә җиткәч кулларны ныгыту аеруча сорала. Моторика өчен махсус кабинетыбыз эшли. Пенсионерларны физик яктан гына түгел, психологик яктан да кайгыртабыз. Бу уңайдан бергәләп төрле кинофильмнар карау, караокега кушылып җырлаулар, төрле мәдәни-күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр оештырыла. Безнең үзәк ярымстационар һәм стационар төрләрдәге хезмәт күрсәтә. Ярымстационардагылар кайнар төшке аш белән тәэмин ителсә, стационардагылар көненә дүрт тапкыр туклана. Менә шулай матур һәм күңелле эшлибез. Безнең тату гаиләбезгә кушылырга теләкләре булган өлкәннәрне һәрвакыт якты йөз белән каршы алабыз, - дип белешмә бирде үзәкнең директоры Кадрия Гыйматдинова.

Без өлкән буынга мөһим мираслары - тормыш тәҗ-рибәләре белән белән бүлешүләре өчен рәхмәтлебез. Яшьләргә аларның акыллы киңәшләре, яклаулары бүген аеруча кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяҗга әверелсен иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса