Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе булды

Әлмәттә ZOOM платформасында район Советы һәм шәһәр Советының унөченче сессиясе булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә видеоконференция режимында узган сессия эшендә шәһәр прокуроры, хокук саклау органнары җитәкчеләре, Башкарма комитетның җитәкче составы, палаталар рәисләре, матбугат хезмәте вәкиле катнашты.
Көн тәртибендә район Советы һәм шәһәр Советы мәсьәләләре каралды.


Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре фаразы турындагы доклад белән икътисад һәм сәнәгать Идарәсе башлыгы Алексей Лазарев чыгыш ясады

Әлмәт муниципаль районы бюджеты һәм Әлмәт шәһәренең 2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына бюджеты турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина мәгълүмат бирде. 

Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илвира Пузырева «Әлмәт муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау турында»гы доклад белән чыгыш ясады.


Сессия барышында төзекләндерү өлкәсендәге үзгәрешләр белән бәйле башка актуаль мәсьәләләр каралды. Карарларның барлык проектлары да депутатлар тарафыннан даими комиссияләр һәм Президиум утырышларында каралган иде.


Тавыш бирү процедурасы нәтиҗәләре буенча, тәкъдим ителгән карарлар проектлары күпчелек депутатлар тарафыннан хупланды.


Ахырда район башлыгы Тимур Нагуманов депутатларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм декабрьнең соңгы декадасында чираттагы сессияне үткәрү турына хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса