Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ораторлык сәнгатенә өйрәтү буенча татар телендә мастер-класс узды

100 дән артык катнашучы ораторлык сәнгате нигезләрен өйрәнделәр.

17 декабрьдә «Нефтьче» мәдәният сараенда район җитәкчеләре һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча 43 нче һәм соңгы мастер-класс булды.

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган масштаблы проект-республикада гына түгел, Россиядә дә уникаль тәҗрибә. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлмәт белем бирү десантының йомгаклау ноктасы булып тора.

Укуларны Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллин, Раушан Шәриф кебек Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары – иҗади профессиональ команда алып барды.

Укулар ике этапта узды. Лекция чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес тапшыру, текст язу тәртибе, сөйләмнең үзенчәлекләре, тавышларның дөрес яңгыравы һәм кешеләр алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелекне бетерү серләре турында барды.

Теоретик өлештән соң катнашучылар төркемнәргә бүленделәр һәм сәхнә сөйләме буенча белгечләр Илсөяр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова җитәкчелегендә уен формасында дикция, сөйләм культурасы, дөрес сулыш алу һ. б. формалаштыру буенча практик биремнәр үтәделәр.

 «Бу минем өчен, чыннан да, бик нәтиҗәле укыту булды. Үземне күпме хәтерлим, һәрвакыт үземне тыйнак хис иттем һәм чыгышлар алдыннан курку тойдым. Вакытлар узу белән бу узды, әмма тулысынча түгел. Бүгенге укыту мине тагын да дәртләндерде. Шәхсән үзең өчен файдалы нәрсәләр алырга мөмкин. Бу бик кызыклы тәҗрибә»,-дип хис-кичерешләре белән уртаклашты торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов.

Чарада Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков та катнашты. Ул район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән мәдәният институты укытучыларына файдалы белемнәре өчен рәхмәт белдерде. "Чыннан да, без нинди генә өлкәдә булмасак та, безгә аралашу, татар телендә чыгыш ясау җитми. Бөтен җирдә эшчәнлек нигездә рус телендә алып барыла. Бүген сез татар теленең ни дәрәҗәдә матур яңгыравын күрсәттегез, анда дөрес сөйләшергә өйрәттегез. Сезнең тәкъдим ителгән эш алымнарын без киләчәктә дә үз эшебездә кулланырбыз дип өметләнәбез", - дип нәтиҗә ясады ул.

"Без әлеге чараны бик шатланып кабул иттек һәм оештырдык. Республика җитәкчелеге тарафыннан татар телен куллану өлкәсенең абруен күтәрүгә һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса