Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1 майда кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

Чара «Татнефть» компаниясе ярдәмендә узачак.

1 май - Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көне уңаеннан Әлмәттә беренче май эстафетасы үткәрелә. Быел ул 61 нче тапкыр узачак һәм анда шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары уку йортлары, җитештерү коллективлары һәм оешмалары командалары катнашуы планлаштырылган.


Ярышларның старты һәм финишы Ленин мәйданында булачак, ә эстафетаның этаплары Ленин урамы белән М.Җәлил урамы киселешеннән алып Г. Тукай проспектына кадәр һәм Гагарин урамын колачлаячак. Әлеге юлларны ябу Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 23 мартындагы 386 номерлы һәм 02.04.2021 елдагы 452 номерлы карарлары нигезендә башкарылачак.

Хәрәкәтне чикләү 9.00 сәгатьтән башлана. Билгеләнгән участокларда урамнарны тулысынча ябу 10.00 сәгатьтән алып 13.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар якынча 11.00 сәгатькә планлаштырылган.

Спорт чарасы уздырылуга бәйле рәвештә, бу көнне Ленин урамы һәм Гагарин урамы буенча хәрәкәт итүне чикләүне исәпкә алып, үз хәрәкәт итү маршрутыгызны алдан планлаштырырга киңәш итәбез.


Эстафетада катнашучыларга барлыгы 10 этапны узарга туры киләчәк, аларның һәркайсы 300 метрдан 400 метрга кадәр. Беренче булып мәктәп укучылары – кызлар, аннары егетләр, аннары студентлар старт ала һәм производство коллективлары, оешмалары командаларына старт бирә.

Гомумән алганда, чарада 600ләп кеше катнашачак, әмма санитар-эпидемиологик чикләүләрне исәпкә алып, кешеләр җыелмасын булдырмас өчен, катнашучылар 40тан артык булмаган төркемнәргә бүләчәк. Старт вакытында катнашучылар саны максималь  булырга мөмкин, әмма кешеләр 100 дән артмаячак.


Соңгы старттан соң судьялар бригадасы ярышларга йомгак ясый. Призлы урыннарны алган командалар Кубоклар, истәлекле медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса