Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт Иҗтимагый советы әгъзалары акция кысаларында махсус приемникта булдылар

«Гражданнар мониторингы» акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Наилә Әл-Айюби һәм Фәнис Киреев бүлекнең махсус кабул итү бүлмәсен тикшерделәр.

Әлеге чараның максаты - махсус приемниктагы затларның хокукларын һәм ирекләрен саклауны, медицина, матди-техник тәэмин ителеш дәрәҗәсен, биналарны карап тоту буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне тикшерү.

Җәмәгатьчеләр махсус приемник начальнигы урынбасары полиция капитаны Ләйсән Мусина белән бергә гражданнарны тоту режимы һәм шартлары белән таныштылар, көнкүреш шартлары, туклану, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча тоткарланганнар белән әңгәмә кордылар.

Шартларга, шулай ук хезмәткәрләрнең хокуксыз гамәлләренә карата шикаятьләр килмәгән.

Тикшерүчеләр махсус приемникның эшен уңай бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса