Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа билгеләнү турында игълан ителде

Кадрлар мәсьәләсе турында район активы планеркасы барышында билгеле булды.

«Татарстан почтасы» идарәсенең Әлмәт районара почтамты начальнигы итеп бу елның апреленнән Алсу Каюмова билгеләнде. Бу турыда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов атна саен үткәрелә торган планеркада  игълан итте.

Әлмәт районара почтамтында Алсу Каюмова 1990 елдан бирле эшли. Почта элемтәсен эксплуатацияләү бүлегендә I категорияле инженер, әйдәп баручы инженер, бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Әлеге вазифага билгеләнгәнче, 2020 елның сентябреннән почтамтның операция идарәсе буенча начальник урынбасары була.

Алсу Каюмова Лениногорскида туган. Икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокукның көнчыгыш институтын тәмамлаган, икътисадчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса