Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 900 гә якын кеше тоталь диктант язган

Әлмәт дәүләт нефть институтында диктантны «Татнефть» җыелма КВН командасы капитаны, 2020 елда КВН югары лигасы чемпионы булган Альмир ХӘСӘНОВ укыды.

10 апрельдә Әлмәт башка төбәкләр белән беррәттән «Тоталь диктант» халыкара акциясендә катнашты. Безнең шәһәрдә аны 900 гә якын кеше язган.

Әлмәт дәүләт нефть институты бу акциядә беренче тапкыр гына катнашмый. Анда студентлардан һәм  хезмәткәрләрләрдән тыш, диктантны  теләгән һәркем яза алды. Акциядә катнашучыларны нефть институтын тәмамлаган Миләүшә Газизуллина сәламләде, ул акциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, катнашучыларны диктант үткәрү тәртибе белән таныштырды һәм бланкларны тутыру буенча инструктаж үткәрде.

Быел текстны Россия язучысы, журналист, роман-антиутопияләр авторы (аның әсәрләре буенча «Сумерки», «Метро», «Текст» фильмнары төшерелгән) Дмитрий Глуховский махсус язган.

«Татнефть» җыелма КВН  командасы капитаны Альмир Хәсәнов бу акциядә катнашу аның өчен шактый җаваплы, дулкынландыргыч адым да булуын әйтте: «Мин нәкъ менә Әлмәт дәүләт нефть институты миңа шундый хокукны ышанып тапшырганы өчен зур горурлык кичердем. Бу тирән текстны укып, барлык паузаларны да дөрес итеп уку белән беррәттән, язучыларга уңайлы булсын өчен, барлык сүзләрне, юлларны да үзем аша үткәрергә кирәк иде».

Альмир үз миссиясен үтәде һәм моны акциядә катнашучылар раслады. Тоталь диктант язучылар үзләре өчен акцияне бөтенләй икенче яктан ачулары турында сөйләделәр.

Катнашучылар диктант өчен үз билгеләрен 14 апрельдә totaldict.ru сайтындагы  үзләренең шәхси кабинетында белә алачаклар. Ә хаталарны, традиция буенча, шул ук сайтта 15 апрельдә Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатьтә онлайн-режимда күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса