Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Әлмәт урамнарында космонавтны очратырга мөмкин

Акция беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тулуга багышланган.

Бүген Космонавтика көне уңаеннан шәһәрнең җәмәгать киңлекләренә Юрий Гагарин скафандрына киенгән аниматор чыкты. Персонаж шәһәр халкын бәйрәм белән котлый. Барлык теләүчеләр аның белән истәлекле фото ясый алалар.

Космонавт инде «Мирас»та һәм инженерлар лицеенда булды. 13:00 сәгатькә кадәр ул «Сфера» планетариенда, 3 миллиард тонна нефть стеласы янында, «Каракүз» скверында, Мәңгелек ут янында, драма театры каршындагы мәйданда, яшьләр үзәге янында, АГНИ янында һәм Гагарин урамында булачак, анда шәһәр халкын тынлы оркестр концерты көтә. Моннан тыш, бәйрәм кәефенә тематик җырлар да ярдәм итәчәк. Алар 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Ленин урамында трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса