Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр хаталар турында хәбәр итә ала

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән республика халкын элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча бәйге игълан ителде.

Әлмәтлеләр үз мөрәҗәгатьләрен «Халык контроле» системасына юллый ала. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Кулланучыга «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга кирәк булачак.

Республика территориясендә ачыкланган хаталы элмә тактаның фотосын җибәрергә кирәк. Аның нинди оешманыкы булганлыгы күренергә тиеш. Шулай ук төгәл адресны да күрсәтү мөһим.

Бәйге татар телен саклау һәм популярлаштыру, республика халкының игътибарын язулардагы хаталар проблемасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәрләр бирү мөмкинлеге булмаган очракта конкурс модераторына, төгәл адресын күрсәтеп һәм фотоны да теркәп, язма рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Хатларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына; anrt@mail.ru яки 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12 адресы буенча җибәрергә мөмкин.

Хатлар 1 февральдән башлап 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйге нәтиҗәләре буен-ча иң күп фотоматериал җибәргән ун җиңүче билгеләнә, алар «Бәйге җи-ңүчесе» дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның IV квар-талында булачак.

 

ИГЪТИБАР! Әлмәт җирлегендә хаталы язулар булган фоторәсемнәрне шулай ук «Әлмәт таңнары» редакциясенә дә юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса