Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә спорт белән шөгыльләнү урыннары, әниләр, балалар өчен секцияләре булган, коворкинг үзәкле мәйдан бар

Әлмәтнең үзәгендә урнашкан ачык белем бирү-коммуникацион мәйданчыгы мәгариф, коммуникацияләр һәм бергәләп эшләү өчен зур мөмкинлекләр ача.

«Үсеш территориясе» нә визит барышында район башлыгы Тимур Нагуманов үзәк җитәкчесе Ринат Сабиров озатуында бөтен үзәкнең эшчәнлеге белән танышты.

Беренче катта «Акулята» балар үзәге урнашкан. Анда 2 айдан алып 8 яшькә кадәрге ДЦП, аутизм диагнозлары, күрү сәләте начар булган, Даун синдромлы балалар өчен аква-терапия буенча дәресләр үткәрелә. Бассейндагы дәресләрне дипломлы белгеч һәм күкрәк балалары йөзү ассоциациясе әгъзасы Гүзәл Әхтәмова үткәрә. Бассейнда шөгыльләнү өчен уңайлы су температурасы һәм индивидуаль якын килү аерым балалар белән эшләгәндә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бассейнда рәхәт атмосфера хөкем сөрә, әниләр һәм аларның нәниләренең уңышлары шатлык тудыра.

Икенче катта «Лучше всех» спорт-күңел ачу үзәге һәм 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар өчен «Буцифалл» футбол академиясе урнашкан. Моннан тыш, биредә сулыш гимнастикасы буенча дәресләр үткәрелә, «Әни һәм сабый», 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар өчен «Самбо» секцияләре эшли.

Үсеш үзәгенең 3 нче катында ачык офис пространствосы һәм белгечләрнең нәтиҗәле эшләве өчен махсус җиһазландырылган коворкинг-үзәк урнашкан. Бу - төрле форматтагы чаралар үткәрү өчен универсаль һәм күпмаксатлы мәйданчык. Берничә ел эчендә биредә эшмәкәрләр һәм яраткан шәһәребез халкы һәм нефть башкаласы кунаклары өчен йөзләгән чара үткәрелгән.

Район башлыгын лекторийның төп зонасының эше белән таныштырдылар. ИТ-эшмәкәр Максим Исаков Яндекс Директтагы контекстлы реклама буенча мастер-класс күрсәтте.

Аннары BarsMarketingGroup компаниясе веб-дизайнеры Ралина Латыфуллина сайт төзелеше процессы белән уртаклашты.

Веб-эшләүчеләр эшли торган ноктада акыллы йорт һәм каршеринг системасын кертү буенча стартап проектлары тәкъдим ителде.

Конференц-зонада рәссам Алмас Идрисов «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды җитәкчесе Гөлнара Әюпова белән берлектә балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Үсеш үзәге хәйрия акцияләре һәм төрле яшьтәге балалар өчен чаралар уздыру өчен бушлай урын бирә.

Әлеге үзәкнең планнарында халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә төрле мастер-класслар сериясе, «Апгрейд» хәйрия проекты кысаларында хәйрия концерты уздыру каралган.

Район башлыгы Тимур Нагуманов үзәк җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

 

Фото: район башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса