Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда волонтерлар пенсионерларга ярминкәләрдән азык-төлек сатып алачаклар

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең волонтерлык үзәге Татарстанның өлкән яшьтәге кешеләренә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кешеләр җыелган җәмәгать урыннарына чыгарга киңәш ителми.
Волонтерлар алар өчен махсус азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм күрсәтәчәк.
«Бердәм Россия» нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре өлкән яшьтәге кешеләр арасында популяр. Тик коронавирус буенча хәл начарлану сәбәпле, аларга мондый урыннарга барырга киңәш ителми.

Быел язын "Бердәм Россия" партиясе Россиянең барлык төбәкләрендә волонтерлык үзәкләре булдырды.
Татарстанда ул партиянең төбәк һәм җирле кабул итү бүлмәләре базасында эшләде.

"Бу вакыт эчендә республиканың 11 меңгә якын кешесе  үз вакытында ярдәм алды. Волонтерлар булып безнең иҗтимагый оешмалар, партия тарафдарлары советы, „Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе“, волонтер-медиклар эшләде — барлыгы 800 дән артык кеше. Безнең депутатлар да хәйрия ярдәме күрсәтте. Партия әгъзаларының взнослары дәүләт сәламәтлек саклау системасына ярдәм итүгә юнәлдерелде. Сүз уңаенда, хәзер психологик ярдәмгә сорау арта, шуңа күрә без төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бу юнәлешне киңәйтү турында уйлыйбыз", - дип ачыклык кертте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса