Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган диктант узачак

Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи диктант үткәреләчәк.

Истә тотар өчен - белергә кирәк.

Газета укучыларыбызны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган «Җиңү диктанты» акциясендә катнашырга чакырабыз. Ул Икенче бөтендөнья сугышы тарихы турында белемнәрегезне тикшерергә мөмкинлек бирә.

Диктантны оештыручылар - Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарих җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясе, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте. Акциягә ярдәм күрсәтүчеләр - Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, Россотрудничество һәм Россия Мәгариф министрлыгы. Беренче тапкыр мондый чара 2019 елда үткәрелде. Акциядә катнашу махсус әзерләнгән мәйданчыкларда яки онлайн режимда тест узудан (25 сорау) гыйбарәт булачак.

Алдан теркәлү өчен диктантпобеды.рф сайтына керегез яки (Android һәм iOS өчен) мобиль кушымтаны йөкләп алыгыз. Шунда ук акция турында тулырак мәгълүмат алырга, узган елгы тестны һәм тарихны белү буенча башка тестлар узарга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса