Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә чыгарылыш кичәләре гөрләде

Әлмәтнең чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алдылар.

Бер айга сузылган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Йокысыз  төннәр үткәргән укучылар да, балалары өчен җан атып торган әти-әниләр дә, ниһаять, иркен сулыш алдылар.

Район һәм шәһәр мәктәп-ләренең чыгарылыш сыйныфы укучылары кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар. Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә шаулап-гөрләп чыгарылыш кичәләре узды. Хәзер инде егет-кызларны алда зур тормыш көтә.

Әйтергә кирәк, күп кенә чыгарылыш укучылары быел да фәннәрне тирән  үзләштерүләрен имтиханнарда дәлилләделәр. Араларында физика, математика, химия, рус әдәбияты буенча йөз балл җыючыларның булуы аеруча куандыра.

Фәннәр буенча гына түгел, игелекле гамәлләре белән дә дан казана яшь әлмәтлеләр. 2 нче лицейны тәмамлаган Никита Плотников «ZA СВОих» волонтерлык штабына һәм сугышчыларга ярдәм иткәне өчен мактау билгесе белән бүләкләнде.

Никитага лаеклы бүләкне чыгарылыш кичәсендә штабка нигез салучы Анастасия Митяева, «Хәрби туганлык» оешмасы әгъзалары Артур Горохов һәм Артем Клочков, шулай ук МХО ветераны, станица атаманы Алексей Емельянов тапшырдылар.

Район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары арасында төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призер булганнары да шактый күп. Бәйрәм кичәсендә аларга да тәбрикләү сүзләре күп яңгырады.

Күркәм нәтиҗәләр – ел дәвамында әти-әниләрнең, укытучыларның, укучыларның, шушы чорның җаваплылыгын аңлап, тырышып әзерләнүләре күрсәткече.

 

Чыгарылыш сыйныфы укучыларының барысына да сәламәтлек, уңышлар һәм ак юллар теләп калабыз. Иҗади сәләтегез сезгә барлык хыял-омтылышларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса