Россиянең 30 төбәгеннән балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү хакатонына җыелачак
24-25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак.
Максат-мәгълүмати технологияләр, санлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Катнашучыларга җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнәчәк өч юнәлешнең берсе буенча 3D-модельне мөстәкыйль проектлау һәм эшләү тәкъдим ителә. Шулай ук командаларга үз проектларын якларга кирәк булачак.
Конкурс Әлмәт политехник техникумының «IT — Куб» цифрлы белем бирү үзәгендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа