Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Булачак белгечләрне эшкә урнаштыру гаранты

Әлмәт политехник техникумы директоры Илдар Баһманов «Профессионалитет» федераль проекты буенча аңлатма бирә.

Шактый гына вакыт дәвамында РФдә бөтен белем бирү системасын колачлы үзгәртү алып барыла. Әлеге үзгәрешләр башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсенә дә кагыла.

- Илдар Рәисович, бу үзгәртүләр нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?

- Хәзерге мәгарифнең төп максаты мөстәкыйль тормыш юлын сайлауга, хезмәт эшчәнлегенә, һөнәри  белемен күтәрүгә һәм үз-үзен камилләштерү өстендә эшләүгә сәләтле булган, җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык, күпьяклы шәхес тәрбияләүдән гыйбарәт.

Россия икътисады да үзгәрешләр зарурлыгын таләп итә, әйтик, хезмәт базарында эшче кадрлар җитми һәм аларның квалификациясе түбән (икътисадта вакансияләрнең 80% ы югары квалификацияле эшче вазифаларына туры килә).

- Килеп туган хәлнең сәбәпләре нидә һәм «Профессионалитет» федераль проекты әлеге проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәрме?

- Хәзерге вакытта урта һөнәри белем бирү системасы эшчәнлеге төбәкләрнең социаль-икътисади ихтыяҗ-ларына һәм хезмәт базары сорауларына туры килми; эш бирүчеләр урта һөнәри белем бирү буенча белгечләр әзерләүнең гамәлдәге дәрә-җәсеннән канәгать түгел.

Без катнашып җиңеп чыккан «Профессионалитет» федераль проекты исә күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Әлеге проект программасы 6-11 нче сыйныф укучыларына, шул исәптән потенциаль абитуриентларга һөнәр сайлауда, төп предприятиеләр эшчәнлеге турында мәгълүматлы булуларына һәм федераль проектның белем бирү программаларын тормышка ашыручы урта һөнәри белем бирү уку йортларына укырга керергә теләкләрен арттыруга булышлык итәчәк.

- Илдар Рәисович, моны мәгариф идарәсе һәм аңа караган белем бирү оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек дип аңларга кирәкме?

- Һичсүзсез. Беренче чиратта әлеге проектны тормышка ашыруга укучылар үзләре, аларның ата-аналары, сыйныф җитәкчеләре, укытучылары, ә аннары «Профессионалитет» федераль проектында катнашу өчен сайлап алынган производство тармаклары предприятиеләре һәм эш бирүчеләр (партнер предприятиеләр) җәлеп ителергә тиеш. Гаять колачлы эш башкарасы бар. «Профессионалитет» ФП программасын гамәлгә ашыруның план күрсәткечләре буенча мәктәпләрнең 50% ы гомумбелем бирү прог-раммаларының потенци-аль абитуриентларын һө-нәри ориентлаштыруга юнәлдерелгән чараларга җәлеп ителергә; «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнашучы уку йортларында укучыларның кимендә 50% ы проект программаларын популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларга җәлеп ителергә, ә производство тармагындагы сайлап алынган предприятиеләр әлеге чараларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителергә тиеш.

- Проектта катнашу өчен сайлап алынган предприятиеләргә кил-гәндә, кемнәр алар һәм республика җитәкчелеге куйган гади булмаган та-ләпләрне бергәләп хәл итүдә аларның роле нинди?

- Берсүзсез, без «Татнефть» компаниясе йөзендә барлык нефтьчеләребезгә рәхмәтле. Ул безнең стратегик партнер. Техникумыбызның саллы җиңүләргә ирешүенә гаять зур өлеш керткән өчен «Татнефть» ААҖ генераль директоры Н.Ө. Магановка һәм аның командасына рәхмәтебез чиксез. Шулай ук «Шешмаойл» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Таграс- Холдинг» ҖЧҖ кебек эре компанияләрнең күпьеллык һәрьяклы ярдәмен билгеләп үтәсем килә. «Татнефть» ААҖ белән берлектә алар Әлмәт политехник техникумының проектта катнашуына риза булдылар. Һичшиксез, нәкъ менә шундый көчле ярдәм нәтиҗәсендә без «Профессионалитет» федераль конкурсында җиңеп чыктык. Бу - безнең уртак җиңүебез.

 Сүземне йомгаклап, тагын бер мөһим әйбергә тукталасым килә: проектның төп бурычларыннан берсе - практик күнекмәләр формалаштыруга өйрәтеп, чыгарылыш укучыларыбызны квалификацияле белгечләр буларак производство эшчәнлегенә әзерләү, алар укуны тәмамлауга ук үзләренең һөнәри вазифаларына керешә алырга тиешләр.

Бу җиңел булмаган бурычны үзебезнең техникум базасында һәм парт-нер предприятиеләр мәйданчыкларында   укыту-производство кластеры булдыру юлы белән хәл итәрбез дип     ышанабыз.

Сүз дә юк, техникумның алдагы язмышы, аның үсеше һәм алга таба булачак үзгәрешләр бүген без телгә алган һәм «Профессионалитет» федераль проектын тормышка ашыру ышанып тапшырылган барлык кешеләр белән бәйле. Уртак көчләр белән барысын да булдырырбыз дип ышанам!

 

Әңгәмәдәш Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса