1-9 сыйныф укучыларын 13 апрельдән 17 майга кадәр бөтен ил буенча узачак “Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы” дип аталган бушлай онлайн-олимпиадада катнашырга чакыралар.
Олимпиаданың сынау туры 13-26 апрельдә узачак. 27 апрельдә Мәскәү вакыты белән 9.30 сәгатьтә Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаның финанс грамоталылыгы буенча ачык онлайн-дәресе узачак. Олимпиаданың төп туры 27 апрельдән 17 майга кадәр узачак.
Олимпиада бер үк вакытта 1-9 сыйныф укучылары өчен Россиянең барлык төбәкләрендә дә онлайн-форматта үткәрелә. Катнашу өчен компьютер яки планшет булу да җитә.
Олимпиадада катнашу өчен Uchi.ru яки biz.uchi.ru сайтына керергә кирәк.
Олимпиадада катнашкан барлык укучылар һәм укытучылар грамота яки сертификатлар белән бүләкләнәчәк.