Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә 1-5 сыйныф укучылары белән балаларның юл – транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан тематик чара уздырган.

Уеннар ярдәмендә балалар юл билгеләрен исләренә төшереп, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытканнар.


 Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларга китаплар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк иткәннәр. Шулай ук мәктәпкә “Космик транспорт” иҗади конкурсында актив катнашкан өчен өстәл уены тапшырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса