Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төрттерделәр, көлдерделәр!

Сүзе куркыныч – «Террорист», ә менә үзе туктаусыз көлдерә. Төрттерә дә әле. Әлмәт драмтеатры җитди проблемаларны менә шулай оста гына итеп юмор-сатира аша чәпәп әйтә белә. Тамашачы хозурына тәкъдим ителгән яңа спектакль бер үк вакытта җиңел дә, күңелле дә, фәһемле дә булып чыкты.

Спектакль Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган. Бу – аның Әлмәт драмтеатрында соңгы ике елда сәхнәләштерелгән икенче әсәре. Гади итеп язылган, әмма уйланырга мәҗбүр иткән хакыйкатьне, күңелнең бер читендә кузгатмаганда «авыртуы сизелмәгән борчулы төер»не шома гына итеп җиткерә дә бирә. Сүз бетеп баручы авыллар турында. Илебез киңлекләрендә алар сирәкме әллә?

Район хакимиятеннән килеп төшкән түрә авыл башлыгы Сирайга янәшәдә генә чүплек булдырырга җыенуларын әйтә. Бу икәү әлеге мәсьәлә гауга чыгарачагын күзаллап, халыкның игътибарын башкага юнәлтергә була, мәсәлән, терорристларга каршы көрәш башларга (гәрчә вариантлар күп булса да: дуңгыз гриппы, кош гриппы, африка чумасы һ.б.)! Сөйгәне янына килгән Мөнирне эләктереп тә алалар, 3 ел буена йозак эленеп торган клубка кертеп тә ябалар. Әмма егет тә махы бирми, үзенең Көнчыгыштан җибәрелүен хәйләләп, авыл астында нефть булуына ышандыра һәм боларны үз кубызына биетә. Көтмәгәндә хәзинә барлыгын белеп алган халык «террорист» турында район җитәкчелегенә җиткерүне дә кирәк санамый, үзләре генә баерга исәпләре. Әкренләп авылга инвесторлар килә, төзелеш башлана, үлеп барган авыл кабат тулы көченә яши башлый.

Сюжет әкияти. Шулай да бүгенге чор вакыйгалары, күренешләре, җырлары күләгәсендә булганга, ул безнең дәвер кебек тоела.

Актерлар уены моңаеп утырырга мөмкинлек бирми анысы. Һәрберсе үз образын режиссер куйган калыпта иҗат итә. Аеруча Хәйбулланы (Рамил Минханов) яратты тамашачы, сүзе күп булмаса да, килеш-килбәте, хәрәкәтләре белән рәхәтләнеп көлдерде.

Спектакльнең үз тамашачысы булачагына шигем юк. Аны премьера көнендә үк җылы кабул иттеләр. Күпмедер дәрәҗәдә көлдерә дә, елата да торган тормышыбызның чагылышы ул.

Фото:Сергей Котов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса