Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шигъри җанлы күңел

Әлмәт кызы Гөлчәчәк Сәхәбетдинова шәһәр халкын якынлашып килүче Яңа еллар белән котлый һәм сезнең хозурга үзе иҗат иткән шигырь юлларын тәкъдим итә:

Ак кар булып кунармын мин иңнәреңә
Калыр өчен һәрчак янәшә,
Каршы торырмын мин хәтта җилләренә,
"Кояшым" дип миңа эндәшсәң.

Бер моң булып калырмын мин күңелеңдә,
Ал учыңа бу саф сөюне.
Мәңгелеккә сакла аны сүрелүдән,
Оныт кайгыларны, көюне.

Сүнмәс ялкын булып балкыр күзләреңдә
Өметемнең соңгы чаткысы
Ышан миңа, китмә биргән сүзләреңнән,
Син бит минем җанымның яртысы.
 

                                                               15.12.17

 

Җитәр!
Оныткандыр дип уйласаң, алай түгел!
Хәтәр, исәр вакытларны искә ала күңел...

Инде хәбәр көтмим,
Үзем күрәм, әнә язлар һаман җитмиләр.
Әмма, нихәл итим, ни сәбәпледер, бу салкыннар бик тиз китмиләр.

Иртәләрен офыкларга карыйсыңдыр,
Һәр яңа көн саен кояш кабына.
Уйламыйдыр диеп уйлыйсыңдыр, 
Ишет сәнә, мин бит сагынам!
 

                                                              26.04.18

 

Кара, офык ничек яна
Аккошлар да ничек күлдә кагына
Сиңа булган хисләрем дә һәрчак яңа
Һәрчак йөрәк кабат кабына.

Җыелгандыр синең исемеңдә Барлык йолдызларның балкышы
Җырым да син, тирән уем да син
Күңел көзгем, йөрәгем сагышы.

Белсәң иде, салкын давылдан соң
Синең янда җаным җылыда
Тынычлыгым, сихри моңым да син
Кояш нурым, йөрәк кылым да.

                                                                     01.12.18

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса