Мәдәният. Сәнгать
Рәзил Камалов: “Безгә дә үз балаларыбызга шулай үрнәк булырга язсын!”
Баянчы Рәзил Камалов Инстаграм челтәрендә үзен әтисенә охшаткан фотосурәтен урнаштырган.
Рәзил үзе язып үткәнчә, бик хәлле, көчле һәм күпләргә кеше булган аның әтисе. Авылда агромном булып эшләгән.
Күңелле узган балачак хатирәләрен яңартып, әтисен искә ала ул һәм “Безгә дә үз балаларыбызга шулай үрнәк булырга язсын!” дип фикерен төгәлли.
Амин, Рәзил, шулай булсын!
Бу фотода әтигә ошатам уземне. Күп еллар агроном булып эшләде. Аның бу якты доньядан китүенә инде 9 ел булды. Белеки чакта кайчак мине УАЗ машинасына утыртып, узе белән алып чыга иде. Эшчеләрнең хәлен белеп, бер басудан икенче басуга йөредек. Мине дә алдына утыртып машина йортергә биргәләде, шундый рәхәт дулкынландыру ул вакытта, барсын да дөрес эшләсәм ярый иде, дигән уй ул вакытта, ә Әти мине күтәреп сөеп ала иде. Бик хәлле, здоррровый кеше иде (десантник). Эшчеләр аның сүзеннән чыкмыйча тырышып эшләделәр. Хөрмәт итәләр иде, аннары бераз шүрләгәннәрдер дә.. кешесенә карап кызуырак булды, кайчакта)) Авылда тормыш шулаерак бара инде, үзегез беләсез. Амбарга кайткач зууур бодай өемен күреп шак ката идем; ул игенчеләрнең нәтиҗәсе, күпме тир түгеп табылган бит. Рәхмәт аларга! Әтине сагындырып куя. Без дә, үз балаларыбызга да шулай үрнәк булырга язсын!
Публикация от ? Разиль Камалов ® (@razil_kamalov)
Фото:скриншот Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса