Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә фотограф Рамил Галинең фотокүргәзмәсе ачылды

Фотокүргәзә "Панорама" сәүдә-күңел ачу үзәгендә эшли. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышлана.

Күргәзмәне ачуда "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Шамил Садыйков, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев һ.б. катнашты.

Биредә фотолар аша Татарстан тарихының кайбер сәхифәләре белән танышырга була. Араларында шулай ук Әлмәт сурәтләнгән эшләр дә бар. 

- Әлмәт иң бай, бөтен республиканы "ашатып-туендырып" торучы шәһәр. Тарихи яктан да, мирасыбыз да аның белән бәйле. Казаннан соң беренче булып күргәзмәне Әлмәттә ачтык, бу бик сөенечле. Әлмәт халкына рәхмәтебезне шул рәвешле җиткерәсебез килә, - диде Шамил Садыйков.

Фотоларның авторы - Рамил Гали - танылган фотограф, атказанган сәнгать эшлеклесе, "Татар-информ" фотокорреспонденты.

- Күргәзмәдә 80 нче еллар ахыры - 90 нчы еллар башында төшерелгән рәсемнәр урын алды. Һәрберсенең үз тарихы. Мисал өчен, Әлмәт бораулаучылары сурәтләнгән фото бирегә Мәскәүдән зур кунаклар килгәч ясалган иде. Без делегация белән заводларда, нефть оешмаларында йөрдек. Шунда буровойга да мендек. Эшчеләрнең тырышып эшләүләрен истәлеккә фотога төшердем, - дип аларның тарихын да бәян итте автор. Шулай ук Казан ягыннан шәһәргә кергән урыннан төшерелгән фото да бар. Бүген Рамил Гали кабат шул ноктадан шәһәрне күзәтеп, бүгенге Әлмәтне дә тарихка калдырган.
- Әлмәт хәзер башка, зур, матур, - диде ул.
Күргәзмә шәһәрдә бер ай эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса