Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәдинә Гайнуллина: “Күптәнге хыялым тормышка ашты...”

Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы, танылган җырчы Мәдинә Гайнуллинадан шатлыклы хәбәр.

Инстасәхифәсендә ул үзенең яңа җыр яздыруы турында хәбәр итә. Билгеле булганча, ул Резеда Зәйни сүзләренә Эльмир Низамов иҗат иткән җыр булачак. 

Танылган композитор белән төшкән фото астына “Күптәнге хыялым тормышка ашты...  курка-курка башлаган эш башым...Бүген яңа җыр туды...” дип язып куйган ул. 

Мәдинәнең иҗатына гашыйк дусларының күбесе “Түземсезлек белән көтәбез!” һәм “Эх искиткеч җыр, көтәм!” дигән комментарийлар да калдырган. 

Без дә Мәдинәнең зур уңышларына сөенәбез һәм 15 ноябрьдә узачак иҗат кичәсендә әлеге җыр яңгырар дигән өметтә калабыз!

Фото:скриншот Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса