Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Живая нить традиций" - "Тирән тамырлар" бәйгесе узды

"Нефтьче" Мәдәният сараенда республиканың көньяк-көнчыгыш фольклор коллективлары арасында "Живая нить традиций" - "Тирэн тамырлар" бәйгесенең зона туры узды.

Әлеге күркәм бәйге шәһәребездә инде икенче ел рәттән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән үткәрелеп килә.  

Ул үз алдына милли традицияләребезне буыннан буынга күчерү һәм сәләтне башкаручыларны ачыклау,  онытылып бара торган уен,  йола һәм гореф-гадәтләребезне кабат яңарту максатын куя.

 Зона этабына республикабызның 9 районынан килгән  270  катнашучы җыелды. Алар арасында иҗат коллективлары һәм ветеран оешмалары да бар иде.

Бәйге программасы исә  гореф-гадәтләребез күренешләре, фольклор һәм вокаль ансамбльләр башкаруындагы халык җырлары  белән үрелеп барды.

Зона этабы җиңүчеләре апрель аенда узачак бәйгенең финал өлешендә көч сынашачак.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса