Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр Казанны яулап кайтты

14-29 апрель көннәрендә Казанда Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең финал, суперфинал һәм гала-концерт этаплары узды.

Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча, беренче урынга   хореография номинациясендә  Т. Соломкина  җитәкчелегендәге  “Настроение”  бию коллективы (кече төркем), вокал номинациясендә Аделина Джафарова һәм Дамир Нуретдинов (җитәкчеләре  М.Низамова) ия булды.

Икенче урынга хореография номинациясендә  М. Апраксин җитәкчелегендәге “Фристайл” заманча бию студиясе һәм Т. Соломкина  җитәкчелегендәге  “Настроение”  бию коллективы (утра төркем), ә вокал номинациясендә  Эмилия Сәйбушева  (җитәкчесе  М.Низамова) лаек  дип танылды.

 Өченче урын ияләре рәтенә  “Иң яхшы видеоклип” номинациясен Даяна Чередниченко (җитәкчеләре  М.Низамова) һәм вокал номинациясендә Арпинэ Манукян (җитәкчесе О. Ефанова).

Без аларны чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса