30 июнь көнне Әлмәттә “Пляжга джаз” музыка фестивале узачак.
Әлеге фестиваль «Татнефть»компаниясенең хәйрия фонды оештырыла. Биредә Әлмәт, Казан һәм Мәскәү коллективлары чыгыш ясаячак.
Бәйрәмнең махсус кунаклары - Россиянең популяр музыкантлары һәм башкаручылары булган Софи Окран, Вадим Эйленкриг, Сергей Мазаев, Игорь Бутман һәм Валерий Сюткин.
Фестиваль шәһәр пляжында узачак. Чара 15:30 сәгатьтә башлана.
Фото:https://pixabay.com