Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт үзешчәннәре Халыкара фестиваль лауреатлары булдылар

Темрюк районында "Голоса традиций" XIV Халыкара фестивале узды. Фестивальдә катнашырга Россиядән генә түгел, ә башка илләрдән дә үзешчән коллективлар чакырылган иде.

Бәйгедә шулай ук Әлмәтнең «Дубравушка» халык хоры һәм «Гармония» халык вокаль ансамбле дә катнашты.

«Дубравушка» халык хоры инде 33 ел эшли, ә «Гармония» халык вокаль ансамбленә 16 яшь. Алар даими рәвештә шәһәр, республика, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар.Бүгенге көндә һәр коллективның репертуарында йөздән артык музыкаль композиция бар.

Фестивальдә мәртәбәле хөкемдарлар хозурына 42 чыгыш тәкъдим ителде.

Нәтиҗәдә Әлмәтнең «Дубравушка» халык хоры һәм «Гармония» халык вокаль ансамбле беренче һәм икенче дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса