Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт язучылары үз фикерләрен җиткерде

Бүген Әлмәтнең Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге вәкилләре түгәрәк өстәл утырышына җыелды

Ул Әлмәттә башланып киткән сәнгать эшлеклеләренең зур десанты кысаларында оештырылды. Чарага нефтьчеләр төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар һәм шигърият сөюче әлмәтлеләр җыелган иде. Алар арасында прозаик һәм публицист Әсгать Салах, шагыйрә, популяр җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова, апалы-сеңелле шагыйрәләр Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, шагыйрә Гүзәлия Галләмова һәм Зәлидә Зарипова, «Кызыл каурыйлар» берләшмәсе әгъзалары бар иде. Очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының планы нигезендә оештырылды.

- Без матур һәм тыныч республикада, шәһәрдә яшибез. Чөнки бездә халык тырыш. Эшләгән гамәлләребез, язган әсәрләребез, иҗат җимешләре моңа дәлил булып тора. Киләсе елда саллы юбилейлар көтелә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлекне инде берничә ел алдан ук башлап җибәрдек, - дип уртаклашты районның мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова.

Чара барышында иҗат әһелләре ТАССРның барлыкка килүенә 100 ел тулу, Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллыгы мәсьәләләрен тикшерде. Очрашу Әлмәт язучыларына яңалыклар уртаклашу мәйданчыгы да булды. Алар хәзерге вакыттагы эшчәнлекләре, иҗади юнәлешләре турында да фикер алышты.

- Язучылар Әлмәт төбәге тарихында билгеле бер урын алып тора. Чөнки иҗат дәрте белән йөри торган төрле яклардан килгән кешеләрне туплап, оешма булдыру - зур эш. Әлмәттә 60 елга якын шундый оешма эшләп килүе безнең өчен шактый зур дәрәҗә. Еллар үзгәрә, буыннар үзгәрә. Ләкин һәрберсенең үзеннән соң эзе кала, – дип белдерде Татарстан язучылары берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев.

Гомер буе Әлмәттә татар телен пропагандалаган, “Әлмәт таңнары” газетасына нигез салган һәм күп еллар басманың баш мөхәррире булган Әсгать Салах та тәҗрибәле журналист буларак бүгенге вәзгыятькә карата үз фикерен әйтте:

- Бүген тормыш җайланды. Ил-көнебез тыныч, сугышлар юк. Безнең Татарстан, татар халкы күпне кичерде. Бүген без дус яшибез. Үзебезнең тарихыбызны белеп, халкыбызның чәчәк атуын телим. 90 нчы еллар безнең өчен саваплы булды. Әлмәттә татар телендәге “Әлмәт таңнары” газетасы чыга башлады. Мин моның белән горурланам. Халыкка җиткерәсе килгән фикерләребез белән газета чыга икән, димәк, халык яши.

Әдәби очрашу төбәгебезнең сандугачы Луиза Якупова башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса