Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илназ Сафиуллин:«Белемнәрем белән уртаклашасым килә»

Күптән түгел популяр автор-башкаручы Ильназ Сафиуллин үзенең Инстаграм аккаунтында сораштыру үткәргән иде.

Җырчы инстадусларына «Гитарада уйнарга йөрәнергә телисезме?» дигән сорау биргән. Күпчелек уңай җаваплар алган Илназ тиздән үзенең укыту эшчәнлегенә керешергә әзерләнүен хәбәр итте. «Белемнәрем белән уртаклашасым килә», – ди автор-башкаручы.

Бу өлкәдә тәҗрибәсе булмау сәбәпле, әлегә Илназ эшнең ничек оештырылачагын төгәл күзәлламый. Шуңа күрә ул инстадусларын 3 ноябрьдә 19 сәгатьтә булачак Туры эфирына чакыра. «Бергәләп туры эфирда җыр язабыз!» – дип вәгъдә итә җырчы.

Сез дә рәхим итегез, дуслар!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса