Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова: «Уйга баттым»

Гүзәлнең кызларына, улына багышланган җырлары бар инде. Бу юлы ул икенче темага, килендәшләре хакында җыр язарга теләгән. Шул уңайдан инста тасмасына килендәшләре белән төшкән фотосын да урнаштырган.

«Күптән түгел директка бер апа: «Гүзәл, килендәшләр турында җыр иҗат итсәң бик рәхмәтле булыр идек», - дип язган. Уйга баттым. Шәп тема бит бу!

Фотога күз салыгыз әле: бертуганнар кебек!

Без дә өч килендәш.

Мин, Регина һәм Алина.

Ә хәзер җыр иҗат итәбез! Бергәләп! Кем куплетын, кем кушымтасын бәлки тәкъдим итер?

Шуны әйтә алам, җырның булачак авторы безнең концертыбызга махсус чакыру алачак» - дип яза җырчы.

Әбүнәчеләре җырчыны күтәреп алганнар, кемдер куплетын, кемдер шигырь юлларын тәкъдим иткән. Халык күтәрелсәме?.. Минемчә, бик матур җыр килеп чыгачак. Сездә читтә калмагыз, кушылыгыз, дуслар!

Фото:@guzelurazova

Г.Ярмиева

http://sahne.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса