Елизавета Боярская малайга охшап калган
Танылган актриса, Михаил Боярскийның кызы Елизавета Инстаграм битенә язылучыларны өр-яңа образы белән шаккатырды.
Яз тәэсир иткән ахры – хатым имиджын тулысынча үзгәрткән. Озын толымнар урынына – малайларча кыска чәчләр, күлмәкләр урынына кызыл лаклы юбка һәм кычкырып тора торган макияж. Питербург чибәренә, һичшиксез, яңа образы килешә – ул күпкә яшьрәк булып күренә. Фото астына Лиза Виктор Цойның җыр юлларын язып куюы да урынлы: «Весна. Я не могу усидеть дома. Весна. Я люблю весну. О чем поют в моем дворе кошки? Нет, нет, нет, нет, я не усну». Яз бит, иптәшләр! Үзгәрешләр, матурлык һәм мәхәббәт вакыты!
Автор: Эльвира Сабирова
Фото: Инстаграм @lizavetabo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа