Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Алтын битлек-2020” номинанты Эльмир Низамов иҗади очрашу үткәрә

Эльмир Низамов белән очрашуны 14 ноябрь көнне Петербургская урамында урнашкан “Старый рояль” jazz кафесы оештыра.

 

Татар композиторы Эльмир Низамов иҗаты белән бу атнада “Старый рояль” jazz кафесында танышырга мөмкин. Кафеның иҗади программасына композиторның иҗат кичәсе кертелгән.

Эльмир Низамов белән очрашуны 14 ноябрь көнне Петербургская урамында урнашкан “Старый рояль” jazz кафесы оештыра. Иҗат кичәсе 20.00 сәгатьтә башлана.

“Кунакларны иҗатымның төрле яклары белән таныштырачакмын. Махсус кунак – җырчы Илнар Миранов”, - ди Эльмир Низамов. Шушы көннәрдә Эльмир Низамов белән Илнар Миранов яңа җыр яздырдылар. Җырның премьерасы әлеге кичәдә булачак.

  • “Алтын битлек-2020” номинанты Эльмир Низамов – иң популяр татар композиторларының берсе. “Кара пулат” операсы, “Алтын Казан” мюзиклы авторы. Спектакльләр һәм кинофильмнарга музыка яза. Яңа гына Эльмир Низамов Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән музыкаль альбом чыгарды.
  • Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла белән бергә “Әлиф” командасын тәшкил итә. Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле “Алтын битлек” театры премиясенә өч номинациядә тәкъдим ителде.
  • “Старый рояль” jazz кафесы татар тамашачысына Мубай концертларын үткәрүе белән танылган.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса