Татарстанда МХО ветераннары булган эшмәкәрләргә 705 млн сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән
Быел Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашкан эшмәкәрләргә, аларның гаиләләренә һәм андый хезмәткәрләре булган компанияләргә бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен 705 миллион сумлык ярдәм бүленгән. Төп сумма микрозаемнарга, гарантияләргә һәм ташламалы лизингка юнәлдерелгән.