Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә «Донбасс экспресс – 2026» мәгариф проекты старт алды

Катнашучылар арасында Татарстанның яшь музыкантлары да бар.

11 августтан 23 августка кадәр Әлмәттә «Донбасс экспресс-2026» мәктәп – фестивале уза. Бу масштаблы мәгариф-агарту проекты  Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проект яшь музыкантларны, беренче чиратта яңа төбәкләрдән, илнең мәдәни кырына интеграцияләүгә юнәлдерелгән.

«Донбасс экспрессы»нда Россиянең 15 тән артык төбәгеннән, Сахалиннан алып Кырымга һәм Карелиягә кадәр, Донецк һәм Луганск Халык республикаларын, Белгород һәм Курск өлкәләрен дә кертеп, 89 яшь музыкант катнаша. Алар арасында – Татарстан Республикасыннан 8 бала.

  • Алар өчен бай программа әзерләнгән: әйдәп баручы педагог-музыкантлардан мастер-класслар, белем бирү лекцияләре һәм концерт программасы.

Проект Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Әлмәт мәдәният идарәсе тарафыннан хупланган һәм Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шәһәр халкы һәм кунакларының якты мәдәни вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеге бар. Ачык чараларга теркәлергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса