Күршефест кысаларында балалар өчен «Күк канат» авиамодельләштерү бәйрәме узды.
Әлмәттә күк һәм осталык фестивале узды
Күршефест кысаларында балалар өчен "Күк канат" авиамодельләштерү бәйрәме узды.
80 гә якын бала мастер-класста катнашты һәм очкыч модельләрен ясады.
Ә 22 бала аларны җибәрү төгәллегендә ярышты.
Максатка барысы да эләкмәде, әмма балалар вакытны кызыклы һәм күңелле уздыра алдылар.
Чарада шулай ук хәрби табиб та булды, ул беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.
Әгәр дә сез күк һәм осталык фестиваленә эләгә алмасагыз, Әлмәттә 14:00 - 16:00 сәгатьтә узачак тагын өч шундый чара планлаштырылган:
– 19 июльдә "Яшьлек" скверында;
- 9 августта Комсомол паркында;
- 6 сентябрьдә "Креатив процесслар фабрикасы"
каршындагы мәйданчыкта.