Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә архив музейлар белән хезмәттәшлек итә

Әлмәт шәһәрендә «Архивлар һәм музейлар: хезмәттәшлек чикләре»дигән уртак проект дәвам итә.

Архив һәм музейлар кебек учреждениеләрнең хезмәттәшлеге аларның уртак эшчәнлегенә һәрвакыт уңай нәтиҗә бирә. Архив документы  музей предметы белән бергә эмоциональ тәэсир калдырырга һәм танып белү тәэсиренә ия булырга мөмкин. Теләсә нинди музей күргәзмәсе тарихның чын документлары белән тулыландырылса, кызыклырак була.

Архив һәм туган якны өйрәнү музее чираттагы уртак эшне – «Әлмәт шулай төзелде» архив фотодокументлары күргәзмәсен тәкъдим итә. Фотодокументлар арасында – 50-60 еллар азагы фотосурәтләре дә бар.

Музей белән архивның уртак күргәзмәсе белән шәһәрнең  туган якны өйрәнү музеенда таныша аласыз.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса