Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кулга-кул тотынып

Телне, милләтне саклау, аны пропагандалауда җитәкчеләрнең роле бик зур.

Мәмәт авыл җирлегендә моның шулай икәнен аң-лап эш итәләр. Күптән түгел авыл башлыгы Илсөя Зөбәерова авылның китапханә, мәдәният, мәктәп хез-мәткәрләрен җыеп, түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырды.

Чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлары бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина һәм ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиевлар катнашты.

Җитәкченең тел, милләт мәсьәләләренә битараф булмавы, уздырылган чараларның үзәгендә булуы һәм һәр башлангычны хуплап торуы мактауга лаек. Аларның төп максаты - милли традицияләрне, туган телебезгә булган мә-хәббәтне яшь буынга тапшыру. Укытучылар Ләлә Ситдыйкова, Гөлнур Миннегалиева, китапханә мөдире Фәния Вафина, Мәдәният йорты җитәкчесе Хәния Бәдгытдинова бөтенесе бер команда булып эшлиләр. Шуңа да нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса