Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кичүчат мәктәбе укучылары иҗаты

Нинди генә заманны карасаң да, ханнар, патшалар янында акыллы, зирәк, матурлыкны күрә белгән тапкыр каләм әһелләре булган. Шагыйрьләрне пәйгамбәрләргә тиңләгәннәр.

Шигъриятнең заманы югалмый. Ул бүген дә яши. Мондый укучылар булганда, яңа Гамил Афзаллар, Нур Әхмәдиевләр үсмәс дип кем әйтә?!

 

Кышкы уен

Чаңгы шуып йөрибез,

Кар атышып уйныйбыз.

Хәлдән таеп бетсәк тә,

Без уеннан туймыйбыз.

 

Уеннан туймасак та,

Өйгә кермичә булмый.

Безнең өчен әниләр бит

Дәрес әзерләп куймый.

 

Ләйлә Яруллина

 

Кыш

Җир өстендә

салмак кына

Тәңкә карлар бөтерелә.

Морҗалардан әкрен генә

Төтеннәр күтәрелә.

 

Каплады йөрер юлларны

Ак мамык карлар белән

Шул матур кар

бөртекләрдән

Түшәде йомшак келәм.

 

Салкын тышта,

битләр өши,

Сулар туңа елгада.

Без суыктан

курыкмыйбыз

Йөгереп уйнап торганда!

Раилә Кәримова

 

Әнием

И әнием, и кадерлем,

Син минем бердәнберем.

Бар җиһаным,

ай-кояшым,

Син минем сүнмәс

гөлем!

 

Синсез яши алмас идем

Бу дөньяда әнием.

Яме-тәме булмас иде

Көннәремнең, әнием!

Ралинә Хәбирова

 

Кыш бабайны көтәм

Кар бураннары белән

Тиздән Яңа ел җитәр.

Кыш бабай килер безгә

Бик күп бүләкләр белән.

Кыш бабайның килүен

Мин дә сагынып көтәм.

Бәйрәмдә сөйләрмен

диеп,

Шигырь өйрәндем күптән.

Динә Котлахмәтова

 

Туган авыл

Яратам туган авылның

Чишмә, урам, кырларын.

Мондый гүзәл табигатьне

Беркайда юк күргәнем.

 

Туган авыл миңа якын,

Мин аны бик яратам.

Еракларга киткәндә дә

Истән чыкмый беркайчан.

 

Әлмәт ягында бер дигән

Мин туып-үскән авыл.

Горурланып яшим шунда,

Тыңлап чишмәләр шавын.

Алинә Бикчәнтәева

 

Авылым, авылкаем!

Минем авылым бик матур,

Тирә-ягы гел урман.

Челтерәп

аккан чишмәләре

Матур җыр көйли сыман.

 

Исеме дә җисеменә

Туры килгән бит аның

Кичү елгасы чатында

Балкып тора авылым.

 

Көндезләрен күлендә

Үрдәк-казлар каңгылдый.

Тынлыкны яңгыратып

Бакалары бакылдый.

 

Сагынырмын авылымны

Бик еракка киткәндә

Очып кайтырмын сиңа

Җылы җилләр искәндә.

Булат Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса