Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта бер сәхнәдә полиция, прокуратура, МЧС һәм “Форпост” хезмәткәрләре чыгыш ясады

Чара «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәр, район хәрби комиссары Ришат Сабиров кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Кунаклар Ватаныбызны саклаганда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шәһәрнең иҗат коллективлары хәрби тематикага җырлар һәм биюләр белән матур бәйрәм программасы әзерләгән иде. Җиңү волонтерлары музыкаль-шигъри композиция тәкъдим иттеләр, ә «Феникс» хәрби-спорт җәмгыяте әгъзалары кул сугышы нигезләрен күрсәттеләр. Шулай ук мәдәният сарае сәхнәсеннән «Родина» җыры яңгырады, аны милли куркынычсызлыкны һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итүче структуралар: эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Форпост» тәкъдим иттеләр.

Шулай ук чара барышында 14 яше тулган үсмерләргә паспортлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса