Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры “Алтын битлек” театр премиясенең лонг битенә кертелгән

“Алтын битлек” премиясенең эксперт советы фикере буенча 2017-2018 елгы театр сезонының иң яхшы спектакльләре лонг биткә туплана.

Татарстанның ике татар дәүләт театры "Алтын битлек" милли театр премиясенең лонг битенә кертелгән. Бүген "Алтын битлек" милли театр премиясенә дәгъва итүче һәм лонг битенә кертелгән театрлар исемлеге билгеле булды.

“Алтын битлек” премиясенең эксперт советы фикере буенча 2017-2018 елгы театр сезонының иң яхшы спектакльләре лонг биткә туплана. Алар арасында Әлмәт театрының “Медея” һәм Буа театрының “Концлагерьчылар” спектакльләре бар.

  • “Медея. Материал” һәм “Концлагерьчылар” – “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльләр.

“Медея. Материал”ның режиссеры – Эдуард Шахов, хореограф – Алинә Мостаева. Медея ролендә – “Алтын битлек”нең былтыргы номинанты – Мәдинә Гайнуллина.

Валерий Шергин пьесасы буенча куелган “Концлагерьчылар” – яшь режиссер Тимур Кулов эше. Төп рольдә - Буа театры директоры Раил Садриев.

“Алтын битлек” милли театр премиясенең лонг битенә кертелүләре турында бу театрларга “Татар-информ” хәбәр итте.


 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса