Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Экологик чиста сыек сабынны үзебез ясыйбыз

Әлеге сыек сабынның рецепты гади.

Үзегезнең кулыгыз белән ясалган сабын зыянлы матдәләрдән һәм кушылмалардан азат, экологик яктан чиста.

Моның өчен безгә кирәк булачак:

- сабын яки сабын калдыклары;
-1 стакан кайнап торган су;
- 1 аш кашыгы бал;
-1 аш кашыгы глицерин;
-үзегезгә охшаган берничә тамчы эфир мае;
- 1/3 стакан салкын су;
- блендер.

Ясау тәртибе:

1. Сабын калдыкларын уып, аның өстенә кайнар су салыгыз һәм блендер белән болгатыгыз.

2. Бал, глицерин, эфир мае кушып, тагын бер тапкыр болгатырга.

3. Катнашманы 15 минут суыткач, тагын салкын су өстәп болгатырга.

Килеп чыккан катнашманы махсус дозаторга салып куллана аласыз!

 

 

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса